Татарстаным минем

Син безне тудырдың, үстердең,
Тик сиңа бурычлы мәңге без.
Юк бит ул тагын бер синдәй җир —
Язың — яз! Җәең — җәй! Көзең — көз!

Тылсымлы сүзләр

Иртән әни уята:
— Кызым, хәерле иртә!
Шул тылсымлы сүз мине
Көн буе саклап йөртә.
Әби мәктәпкә озата:
— Кызым, — дип, — хәерле юл!
Әбием изге күңелле,
Гел хәерле була юл.

Кулда тальян гармун (беренче вариант)

Кулда тальян гармун,
Күңел тулы җыр, моң,
Безнең яшьлек сөю җырында.
Уйнап торса тальян,
Оҗмах, матур дөньяң,
Безнең яшьлек тальян гармунда.

Кулда тальян гармун (икенче вариант)

Кулда тальян гармун
Күңел тулы җыр-моң.
Матур яшьлек сөю моңында.
Уйнап торса тальян,
Оҗмах фаный дөньяң,
Мәхәббәтем — тальян гармунда!

Гармункаем, дускаем

Бүген минем туган көн,
Тугыз яшем тулган көн.
Кунаклар килде безгә,
Күңелле өебездә.
Кунаклар миңа бүген
Гармун бүләк иттеләр.
Гармунчы булып үс, дип,
Теләк теләп киттеләр.