Бәет

Зур шәһәрнең ачы җиле
Әйләнә дә тулгана.
Ике таш йорт почмагында
Басып тора бер ана.
Башын игән, сузган кулын,
Өстә иске киемнәр.
Авыр эштән тупасланган
Учта ята тиеннәр.
Дүрт сабыйга ана да син,
Ата да булдың үзең.
Алар диеп гомрең буе
Җил-яңгырларга түздең.

Бүген Ленин туган көн

Кояш карый җиргә сокланып,
Кар сулары гөрләп агалар.
Сайрый кошлар, сайрый шатланып,
Тәрәзәдән җилләр кагалар.

Буш тәрәзә (Гади һәйкәл)

Алгы сызык, канлы бәрелешләр
Синең йөрәк аша узгандыр…
Сугыш — ерак. Ә ядрәсе — җитез
Битләреңә сырлар сызгандыр.

Бураннар (икенче вариант)

Кышның озын, мин яраткан мәле (көне, төне) —
Карлар уйный ап-ак буранда.
Арынмаммы диеп авыр уйдан,
Арынмаммы диеп авыр уйдан.
Серем чишәр булдым аларга…

Буласы булган инде

Һаман шул булса да йөрәк,
Шул ук булса да күңел.
Мин элекке була алмам —
Син дә элекке түгел.

Бозма вәгъдәләреңне

Сөюләрем көчле,
Һәтәр яшен төсле,
Сак бул, син, ут белән уйнама!
Вәгъдәләрең бозсаң,
Ятларга кул сузсаң,
«Гафү итәр бу!» — дип уйлама.

Бисмилла

Иртән торгач мөселманның 
Тәүге сузе-бисмилла. 
Бисмилланы әйтсә генә 
Күңеленә хуш була. 
Бисмилланы кабатласаң 
Савап була, эш уңа. 
Безгә күктән иңдерелгән 
Тылсымлы сүз-бисмилла!