Бураннар (икенче вариант)

Кышның озын, мин яраткан мәле (көне, төне) —
Карлар уйный ап-ак буранда.
Арынмаммы диеп авыр уйдан,
Арынмаммы диеп авыр уйдан.
Серем чишәр булдым аларга…

Әллә елап буран, әллә җырлап,
Куеныма (иңнәремә) кереп (килеп) сырыла,
Әй бураным, мин дә синең хәлдә,
Әй бураным, мин дә синең хәлдә.
Сабышам бит инде сарыга.

Эх, әгәр дә (шушылай) сая буран булсам,
Бер уятыр идем хисләрен…
Ак бураннар арасында ялгыз,
Ак бураннар арасында ялгыз.
Мин адашып йөримен кичләрен.

Оставьте комментарий