Бәйләнмә әле, каенана

Юган керләрем сиңа.
Барыннан гаеп табасың,
Инде нишләргә миңа?

Юктан-бардан гаеп табып,
Тоз салмачы ярама.
Килен чагың булгандыр бит
Синең дә бит каенана?
Кер эзләп тырнак астыннан
Уза гомерең синең.
Улың чиләк аударса да,
Барыбер гаепле килен.

Эшкә дигәндә ал бирмим,
Уен-көлкегә оста.
Килмәгән бер ягымда юк,
Алай, каенана, кысма.

Юктан-бардан гаеп табып,
Тоз салмачы ярама.
Килен чагың булгандыр бит
Синең дә бит каенана?
Кер эзләп тырнак астыннан
Уза гомерең синең.
Улың чиләк аударса да,
Барыбер гаепле килен.

Бар җирләргә кысылганга
Бераз кителә күңел.
Кеше алдында киленең
Ким-хур булырлык түгел!

Юктан-бардан гаеп табып,
Тоз салмачы ярама.
Килен чагың булгандыр бит
Синең дә бит каенана?
Кер эзләп тырнак астыннан
Уза гомерең синең.
Улың чиләк аударса да,
Барыбер гаепле килен.

Оставьте комментарий