Бер-беребез өчен
Син минем өчен, мин синең өчен
Яратылганбыз, яратылганбыз.
Син миңа таба, мин сиңа таба
Бара торганбыз, бара торганбыз.
Син минем өчен, мин синең өчен
Яратылганбыз, яратылганбыз.
Син миңа таба, мин сиңа таба
Бара торганбыз, бара торганбыз.
Үпкәләргә бәлки хакың бардыр,
Ничек инде хәтер калмасын.
Еллар буе көттек очрашуны,
Бер җылы сүз әйтә алмадым.
Бер җылы сүз әйтә алмадым.
Безгә дигән гомер бергә — бергә,
Берәм — берәм еллар агыла.
Бер җылы сүз әйтәлмадым кебек
Әйтәлмадым еллар буена.
Синең күзләргә карыймын —
Зәңгәр күл сыман тирән.
Сихри моңлы сергә тулы
Сагыштан барын күрәм.
Бер сүзеңнән бәхетлемен,
Ярсу язларым, диген.
Караңгы төннәрем, димә,
Алсу таңнарым, диген.
Кем иркәли чәчләремне
Җилме, әллә син микән?
Уян, бәгърем, уян, дип
Эндәшүчем син икән.
Безнең иртәбез башлана
Тәмле чәй һәм коймактан.
Бүген дә сине йокыңнан
Коймак исе уяткан.
Ак чәчкәләр миңа бүләк иттең,
Ак сөюләр белән сөйдердең.
Ник соң, иркәм, хыянәтең белән
Гомерлеккә кара көйдердең?
Була бит шундый чак бер минутта,
Кабына бик күптән сүнгән утта.
Кысыпла, кысыпла сөяр идем,
Өзелеп-өзелеп сөйгән идем.
Бер күрәсе иде,
Бер үтәсе иде
Синең белән яшьлек эзеннән.
Таң аттырып бергә,
Куркып тормый бер дә,
Олыларның әйткән сүзеннән.
Бер күрәсе иде,
Бер үтәсе иде!
Бер күрүдән, матур елмаюдан
Күзләремнән шатлык коелды.
Кар бөртеге кебек нурын чәчкән
Шатлык җыры сәер тоелды.