Шәҗәрә

Җиде буын бабамнарның
Исеме югалмасын.
Зур бабамнар тырышыплар
Төзегән шәҗәрәсен.
Кемнәр-кайчан туган-үлгән,
Кайсы гасыр яшәгән,
Барысын да тарих итеп
Ак кагәзьгә теркәгән.

Әнкәмдәй ап-ак мәчет!

Бар яхшылык, бар яктылык
Бары тик әнкәйләрдән.
Саклый аналар догасы
Каза һәм бәлаләрдән.
Әнкәйләрнең фатыйхасы —
Юлларда олы ярдәм.
Әнкәң аяк асларында —
Оҗмах ишеге, Адәм!

Ырынбур далалары

Ырынбур далалары,
Кайда сез татар-башкортның
Таралган балалары?
Ырынбур далалары,
Бу дала балаларының
Эй ерак аралары.

Үлмәс авыл, җырлап яшәр ул!

«Авыл бетә икән, үлә…» дигән
Хәбәр йөри. Бу бит чи ялган!
Тырыш, уңган, моңлы авыл халкы
Дөньяларны гомер туйдырган.

Рәхмәт, әнкәй!

Инде үзем күптән ана булдым,
Улларыма бирәм җылымны.
Иңнәремдә, әнкәй, һәрчак тоям,
Синең назлы, йомшак кулыңны.

Серләрем сибелгәнме…

Таңда бүлештем мин
Сөю серләремне,
Талгын гына искән жил белән.
Җилләр сиңа
Ахры җиткергәндер,
Сагышларым кайтты жыр белән.

Сагышлардан мине арындыр

Куптән инде,
Сине кургәнем юк,
Хәбәреңне хәтта ишетмим.
Тик мин беләм,
Йөрәгемне беләм,
Беркемне дә бутән ишетми.