Могҗизага килә ышанасым

Күкне каплап алган кара болыт,
Җирдә салкын томан, җил-явым.
Баш очында кояш балкыр әле,
Могҗизага килә ышанасым.

Килереңне көттем

Килереңне (килеүеңне) көттем моңсуланып ,
Һаман килмәдең син, килмәдең.
Йөрәгемдә сүнмәс ялкыннарның кабынганын
Белмәдең, белмәдең, белмәдең.

Бер җылы сүз әйтә алмадым

Үпкәләргә бәлки хакың бардыр,
Ничек инде хәтер калмасын.
Еллар буе көттек очрашуны,
Бер җылы сүз әйтә алмадым.
Бер җылы сүз әйтә алмадым.