Бер моң булып яши

Ак чәчкәләр миңа бүләк иттең,

Ак сөюләр белән сөйдердең.
Ник соң, иркәм, хыянәтең белән
Гомерлеккә кара көйдердең?

Чәчкә гомередәй кыска булды
Биргән вәгъдәң, әйткән сүзләрең.
Әрнү, сагыш, сызланулар белән
Каршы алам гомер көзләрен.

Тәүге сөюемнән калган хисләр
Бер моң булып яши күңелдә.
Саксыз кагылсагыз, алар хәзер
Күз яшьләре булып түгелә…

Оставьте комментарий