Синсез калган учак
Яшьлек сукмагында икәү яккан
Усак эзе хәтта күмелгән.
Сарылганда кайнар кочагыңа
Язмыш аерыр, тип кем белгән?
Яшьлек сукмагында икәү яккан
Усак эзе хәтта күмелгән.
Сарылганда кайнар кочагыңа
Язмыш аерыр, тип кем белгән?
Без язмыш — ике ялыгыш,
Юлларыбыз аймылыш.
“Бәхетлесең” — дип уйлама,
Күзләремдә — моң-сагыш.
Арабызны ярды кылыч-кыя,
Юлыбызга хәзер нур үтми;
Көннәр үткән саен — биегәя,
Җимерергә аны көч җитми.
Ашкына поезд, ашкына,
Каршы килә яшел кыр.
Әй сөюем, олы юлдай,
Мине үзеңә чакыр.
Кошлар кайтты, сөю килде,
Гомерем язым алкышлады.
Көләч яшьлек иртәсенең,
Саумысыз, шатлыклары.
Кошлар кайтты, сөю килде,
Гомерем язым алкышлады.
Көләч яшьлек иртәсендә,
Саумысыз, януларым.
Көлә-көлә ел да килгән яз сибелгән
Күзләреңне сирпеп кара әле.
Карашыңнан ялкын үрләп, үзем теләп
Янасылар бар бит, бар әле.
Бер сүзеңнән бәхетлемен,
Ярсу язларым, диген.
Караңгы төннәрем, димә,
Алсу таңнарым, диген.