Бер пәп итеп үпкәннән

Кем иркәли чәчләремне
Җилме, әллә син микән?
Уян, бәгърем, уян, дип
Эндәшүчем син икән.
Безнең иртәбез башлана
Тәмле чәй һәм коймактан.
Бүген дә сине йокыңнан
Коймак исе уяткан.

«Җаным» дибез, исемнәрне
Оныттык без күптәннән.
Көнебез шулай башлана —
Бер пәп итеп үпкәннән.

Өчәүләшеп чөйләр эчү,
Шаярышу-көлешү.
Рәхәт безгә синең белән
Бар шатлыкны бүлешү.
Күңелемә искән җил дә
Ярамый шул, беләсең.
Вак-төяк борчуларыңны
Калдыр дисең, көләсең.

«Җаным» дибез, исемнәрне
Оныттык без күптәннән.
Көнебез шулай башлана —
Бер пәп итеп үпкәннән.

«Бәгърем» дисең, «җаным» дисең,
Көн дә бер матур исем.
Сине сөеп һәм яратып,
Һич туеп булмый дисең.
Язмышым бүләге дисең,
Син үзең миңа бүләк.
Гомер юлыннан атларга
Миңа бары син кирәк.

«Җаным» дибез, исемнәрне
Оныттык без күптәннән.
Көнебез шулай башлана —
Бер пәп итеп үпкәннән.

Оставьте комментарий