Ясин чыктым сиңа, мәхаббәт!

Үкенечләр, тоташ сызланулар,
Шуның өчен җиргә килдекме?
Йөрәгемне зират иттем бүген,
Иң беренче кабер синеке.

Көттермәсәк иде әнкәйләрне

Үтәлмичә калды вәгъдәләрем,
Кайта алмадым әнкәй бу юлы.
Сагыныплар, сәгатьләрне санап
Көтәсеңдер газиз улыңны.

Көттермәсәк иде әнкәйләрне,
Әрнемәсен әле җаннары.
Кайтыйк әйдә, кайтып сөендерик,
Бәхетләргә булыр савабың.

Син икән бит

Хисләреңнең садәлеген тоеп,
Йолдызларга исемнәрне уеп,
Алларыңа узыйм, дисәм.
Син инде чит…
Узганнарның моң авазы тулып,
Сагышларның кайтавазы булып,
Бәгырьләрдә уйлар ята икән бит…

Шәптән түгел

Үкенмәбез дия-дия,
Киткән идек аерылып.
Тик нигә соң үкендерә,
Яшибез без сагынып?
Ялгышырга язган икән,
Бәхетебез кителде.
Үзең дә бит онытмаган,
Әллә белми дисеңме?

Мизгелләр бүтәндер

Барсына да үзем гаепле дип,
Җәзаларын үзем күтәрдем.
Сиңа булган мәхаббәтем шул ук,
Үзем генә бераз бүтәнмен.

Таган

Безне кем дә аңламастыр,
Таралмастыр томан да…
Көзге таңда ике ялгыз
Атынабыз таганда.
Гүя безнең хәлләрне дә
Аңлый көзге таң гына.
Ике ялгызак кавышса,
Куш бәхет, ди, табыла.

Табасылар иде

Сусаганда назга, сөюләргә,
Тыялмыйсың икән күңелне.
Кайда икән диеп, төшләремдә күреп,
Эзләп йөрим үземә тиңемне.