Челтер чишмә
Җанга шифалы сулары,
Бормалы су буйлары.
Сөйләшеп сүзем бетмәде,
Күреп күзем туймады.
Җанга шифалы сулары,
Бормалы су буйлары.
Сөйләшеп сүзем бетмәде,
Күреп күзем туймады.
Без язмыш — ике ялыгыш,
Юлларыбыз аймылыш.
“Бәхетлесең” — дип уйлама,
Күзләремдә — моң-сагыш.
Чишмәнең челтер-челтер
Агышын тыңла, дидең.
Тыңларга кошлар моңын
Урманга алып килдең.
Булса-булсаң җирдә меңәр йолдыз,
Сиңа очар идем туп-туры.
Минем өчен син иң акыллысы,
Минем өчен иң-иң матуры.
Урманнарга барсаң, миңа да әйт,
Юлларыңа гөлләр сибәрмен.
Сиңа булган кайнар хисләремне
Кош телләре белән сөйләрмен.
Чакыр мине, куркма, сөю сиңа
Торса да тик газап утыннан.
Карашыңны синең көтеп алам,
Тавышыңны йөримен юксынып.
Сихерле әкияттән килгән яшьлегем язы,
Күңелемдә минем һаман сиңа булган бар назым,
Тормыш юлы сикәлтәле, сынаулары күп аның,
Синең көчле мәхәббәтең көч бирә миңа, җаным.
Бу дөньяда бүген тик икәү без
Хуҗа булдык авыл төненә.
Мәхәббәтнең изге шаһитлары
Зифа талы белән күл генә.
Чылтырап аккан чишмәгә
Суга дип килгән идем;
Тиз генә әйләнеп өйгә
Кайтырмын дигән идем.
Тик син диеп,
Янып-көеп,
Үтә лә гомерләрем;
Үткән гомеремне уйлап,
Ярсына күңелләрем.