Тик син генә (икенче вариант)
Хаксызлык белән килешмәм,
Авырлыкка бирешмәм.
Сиңа булган хис турында
Башкаларга сер чишмәм.
Хаксызлык белән килешмәм,
Авырлыкка бирешмәм.
Сиңа булган хис турында
Башкаларга сер чишмәм.
Тик бер генә күз төшердем
Синең нурлы йөзеңә…
Ай күрендең,
Ел күрендең,
Гел күрендең күземә
Тик син барда, барысы шатлык миңа,
Тирә-ягым тулы ямь генә;
Син булмасаң, шушы куанычны
Тоймас идем, бәлки, мәңгегә.
Тик бер адым калды, тик бер адым
Син атларга аны кыймадың.
Мин яраттым сине, тик син үзең
Назларыма ирек куймадың.
Карап калдым үзеңне,
Болыт япты күземне,
Яшен — аяз күгемдә,
Явар инде бүген дә.
Тамырланып үсә таллар,
Ярларына сыенып.
Тал тирәктә пар сандугач
Оя кора, сөенә.
Телефоннар шалтырыйлар,
Сине көтәләр,
Синең бөтен уйларыңны
Миңа илтәләр.
Чәчүргечем, чәчүргечем
Чәчемне үрер өчен.
Таһир үлгән Зөһрә өчен,
Мин үләм синең өчен.
Таң йолдызы булып балкыдың да
Кояш нуларыңда эредең.
Сине күрмәмме дип, күпме таңнар
Йолдызларны барлап йөредем.
Куктә — Зөһрәкәй,
Җирдә син чибәр.
Сокланып сиңа:
«Таңсылу!» — диләр.
Син чишмәдәй саф,
Син гөлдәй гүзәл!
Сине күрмичә
Нинди җан түзәр?!