Мин әнкәемне төшемдә күрдем

Мин әнкәемне төшемдә күрдем,
Иртән гөлләргә су сибә иде.
Иркә гөлләрдәй әнкәй безне дә
Иркәли иде, гел сөя иде.

Киттең дә оныттың

Киттең дә оныттың,
Араны суыттың,
Ә өмет сүнмәде, сүнмәде.
Ул кайтмый диделәр,
Гөлләрем шиңделәр,
Тик күңел күнмәде, күнмәде.

Бир син бер хәбәр

Яшьлек таңында
Елга ярында
Кабат кайтыр дип, мин сине көттем.
Карап күзгә күз,
Әйтмичә бер сүз
Күрешербез диеп мин өмет иттем.

Дүртөйле җыры

Агыйдел буенда үстек,
Яшибез Дүртөйледә,
Бездә халык эшкә уңган,
Тыйнак та, сөйкемле дә.
Әллә ли, һиллә лә,
Тыйнак та, сөйкемле дә.

Яшь безнең күңелләр

Безнең үткән көннәр,
Йокламаган төннәр
Искә төшә еллар үтсә дә.
Үскән чагыбызда
Без салган сукмаклар
Күптән инде җуелып бетсә дә.

Хуш, мәктәбем!

Имтиханнар инде артта калды,
Җыелыштык соңгы кичәгә,
Һәркем тоя үзен әзер итеп
Таулар, диңгезләрне кичәргә.