Ялгышу
Хуш исләргә тулып, чәчәк атты шомырт,
Өметләрем кебек ап-акны.
Онытмагансыңдыр, искә аласыңдыр,
Сагынам шул мин дә ул чакны.
Хуш исләргә тулып, чәчәк атты шомырт,
Өметләрем кебек ап-акны.
Онытмагансыңдыр, искә аласыңдыр,
Сагынам шул мин дә ул чакны.
Күзләреңдә синең караңгы төн.
Юк калмаган анда бер очкын.
Минем кебек ул да ярата дип
Ялгыштым мин синдә,ялгыштым.
Сөю диеп ялгышканмын икән,
Язмыш мине тагын алдады.
Мәхәббәттән өмет өздем инде,
Башка ышанычым калмады.
Мамык шәлемне ябынып,
Җиңел тун кигән идем.
Чит атларда бураннарда
Адашыйк, дигән идем. Эх!
Кулларыңны бирче кулларыма,
Бергә үтик әле елларны.
Әрнү-сагышлардан саклыйк әле
Алтын кебек кенә елларны.
Күңелем белән һаман сине көтәм,
Йөрәгем тик сиңа бәйләнгән.
Салкын көздә көтә-көтә арып,
Кисәк-кисәк бозга әйләнгән.
Безнең гомер шулай корылган:
Бәхетләргә сөю уралган.
Парлыларга ап-ак мәхәббәт
Толым-толым итеп үрелгән.
Зәңгәр күктә болыт елгалары,
Ага-ярлары булмаса да,
Күп кешеләр (бик күпләре) яши бу дөньяда,
Сөйгән парлары булмаса да.
Ямьле язда әллә тугангамы,
Язлар килсә, яшьним, тереләм,
Өметемнең соңгы чаткысыннан
Дөрләп янган учак тергезәм.
Язгы көндә синең карашларың
Уяттылар тәүге хисемне.
Назлылардан назлы бу тылсымның
Сөю булган икән исеме.