Ялгышу

Хуш исләргә тулып, чәчәк атты шомырт,
Өметләрем кебек ап-акны.
Онытмагансыңдыр, искә аласыңдыр,
Сагынам шул мин дә ул чакны.

Шомырт чәчкәм, диеп,
Иркәләп һәм сөеп,
Йөрәгемнән урын алдың да,
Ятларны яр иттең, еракларга киттең,
Ялган утка мине салдың да.

Ялгышуым өчен кичер, дисең, кичер.
Юк, кагылма кабат ярама.
Син онытма, дустым, мәхәббәттән өстен
Язмыш барын безнең арада.

Якты яшьлек язын,
Тәүге сөю назын
Кем сагынып искә төшерми?
Йөрәк инде күптән сине гафу иткән,
Тик акылым гына кичерми.

Оставьте комментарий