Ялгыз учак

Ямьле язда әллә тугангамы,
Язлар килсә, яшьним, тереләм,
Өметемнең соңгы чаткысыннан
Дөрләп янган учак тергезәм.

Учагымны читтән күзләп үтә
Күшеккәннәр, ялгыз-ярымнар.
Тик янымда күптән саклап тоткан
Сиңа гына дигән урын бар.

Әллә инде очрашырбыз дигән
Уйларыңнан кире кайттыңмы?
Йә булмаса, ялан кырга чыгып,
Берьялгызың учак яктыңмы?

Учагымны читтән күзләп үтә
Күшеккәннәр, ялгыз-ярымнар.
Тик янымда күптән саклап тоткан
Сиңа гына дигән урын бар.

Көтә-көтә зар-интизар булсам,
Көтмәм бүтән, үзем барырмын.
Сүнеп барган ялгыз учагыңа
Утлы күмер илтеп салырмын.

Учагымны читтән күзләп үтә
Күшеккәннәр, ялгыз-ярымнар.
Тик янымда күптән саклап тоткан
Сиңа гына дигән урын бар.

Оставьте комментарий