Төшләремнән китмә, әнкәй

Төшләремдә күреп сине, әнкәй,
Иңнәреңә кулымны салам,
Ләкин капыл сине югалтам да,
Караңгыла бер үзем калам.

Яннарымда әгәр син булмасаң

Чәчлремне йомшак җилләр сыйпый,
Ул җилләрдә синең назларың,
Йөрәгемә яңа сулыш бирә,
Синең бүләк иткән язларың.

Ялгызлар

Зәңгәр күктә болыт елгалары,
Ага-ярлары булмаса да,
Күп кешеләр (бик күпләре) яши бу дөньяда,
Сөйгән парлары булмаса да.