Син кирәк
Аерылу хәерлеге булмый
Икән, иркәм, шуны аңладым.
Китсәм дә мин, җаным белән синнән,
Беркая да китә алмадым.
Аерылу хәерлеге булмый
Икән, иркәм, шуны аңладым.
Китсәм дә мин, җаным белән синнән,
Беркая да китә алмадым.
Сүзләрең күренде, тик карап бер генә:
«Вә, үткән ел кебек булырбыз без бергә.»
Мәхәббәт чәчәген син үзең бетердең,
Илаһи хыялны мәңгегә югалттың.
Сискәндерә мине синең
Җилләр булып исүең.
Сайрар кошлар берөзлексез
Кабатлыйлар исемең.
Син югалтсаң мине бөтенләйгә,
Күзләреңдә сүнәр чаткылар.
Йөрәгеңә төшәр бозлы сагыш,
Сүзләреңә иңәр ачы зар.
Сагынам, сине бик сагынам,
Хәтерем гөл сиңа кагыла:
Алтынсу көземдә
Таң чыгы күзеңдә
Буй-сының, уй-йөзең чагыла.
Һәр таң саен сине искә алам,
Синнән башка тормыш юк сыман.
Сулык-сулык былбыл сайраганда
Тавышыңны танып юксынам.
Чишмәнең татлы суларын
Ятып, йотлыгып эчәм.
Ни хәлдә яшәдең әле
Серле сердәшем — чишмәм?
Исемеңне дә белмим,
Төсеңне дә белмим,
Хыялымда гына дәшәмен.
Кичен күзен йомып,
Иртән керфекләрен
Ача торган серле чәчәгем.
Таңда бүлештем мин
Сөю серләремне,
Талгын гына искән жил белән.
Җилләр сиңа
Ахры җиткергәндер,
Сагышларым кайтты жыр белән.
Сибелә чәчем, сибелә чәчем,
Сибелә чәчем, тарала.
Йә утка сал, йә суга сал,
Йә кайгымнан арала.