Сине искә алам

Һәр таң саен сине искә алам,
Синнән башка тормыш юк сыман.
Сулык-сулык былбыл сайраганда
Тавышыңны танып юксынам.

Очар коштай

Очрадың да юлларымда,
Гел син хәзер уйларымда,
Аз гына күрмәсәм дә юксынам.
Ходаемнан бүләктер син,
Миңа шундый кирәк бит син,
Синнән башка тормыш юк сыман.

Безнең сөю (Гашыйклар җыры)

Кичке җиләс һава,
Зәңгәр эңгер-меңгер.
Ике гашыйк ярда:
Алар синдер-миндер.
Кулларың кулларда,
Уйларың кайларда?
Нигә әле, нигә
Моңсу җанкайларда?