Сине бик сагынам

Сагынам, сине бик сагынам,
Хәтерем гөл сиңа кагыла:
Алтынсу көземдә
Таң чыгы күзеңдә
Буй-сының, уй-йөзең чагыла.

Исемеңне яздым…

Исемеңне яздым, исемеңне
Бакчабызда, тәрәз каршында.
Исемеңне яздым, гөлләр чәчтем,
Сулар сиптем язлар башында.

Тик сиңа

Давылларны узып,
Йолаларны бозып,
Мин сиңа, мин сиңа киләмен.
Җанымның бар назың,
Кайгымның бик азын
Тик сиңа, тик сиңа бирәмен.

Елмайган иреннәр үпсеннәр

Күтәреп күңелем пәрдәсен,
Җен түгел, син кердең, сөюем.
Бу минем мәңгегә булсын дип,
Чын итеп, зур итеп сөюем.