Син мине югалттың

Сүзләрең күренде, тик карап бер генә:
«Вә, үткән ел кебек булырбыз без бергә.»
Мәхәббәт чәчәген син үзең бетердең,
Илаһи хыялны мәңгегә югалттың.

Син сине югалттың, син мине югалттың,
Эзләмә, чакырма.
Син мине югалттың, мәңгегә югалттың,
Мәхәббәт юлларда.
Бәлки син арыдың, бәлки син белмәдең,
Эзләмә, чакырма.
Син мине югалттың, мәңгегә югалттың,
Мәхәббәт юлларда.

Әгәр дә ялгыштык, онытыйк барсын да,
Искиткеч йокыда син булдың янымда.
Синең бер генә сүзең утларны сүндерә,
Шулай да онытма: соңгы кат без бергә.

Син сине югалттың, син мине югалттың,
Эзләмә, чакырма.
Син мине югалттың, мәңгегә югалттың,
Мәхәббәт юлларда.
Бәлки син арыдың, бәлки син белмәдең,
Эзләмә, чакырма.
Син мине югалттың, мәңгегә югалттың,
Мәхәббәт юлларда.

Мин сине җибәрәм тик ялгыз яшәргә,
Мәхәббәт булмагач, бик озак көтәргә.
Хыялны җимереп, бәлки син белмәдең:
«Гомер буе эзләп, — югалту көн саен!»

Син сине югалттың, син мине югалттың,
Эзләмә, чакырма.
Син мине югалттың, мәңгегә югалттың,
Мәхәббәт юлларда.
Бәлки син арыдың, бәлки син белмәдең,
Эзләмә, чакырма.
Син мине югалттың, мәңгегә югалттың,
Мәхәббәт юлларда.

Оставьте комментарий