Җирдә бер кояш

Йөз куя дөнья
Кояш нурына —
Әйдәгез җырлыйк
Кояш турында:
Кояш — безнең йөздә,
Кояш — безнең күздә,
Кояш — безнең сүздә, дуслар!

Янар чәчәк (беренче вариант)

Күкрәгеңә алып кадар чәчәк, янар чәчәк,
Эзләп тугайларга барырсың.
Син эзләмә аны, уз йөрәгең янар чәчәк,
Янар чәчәк булып кабынсын, янар чәчәк,
Яшьлегебез үзе янар чәчәк, янар чәчәк,
Тугайлардан аны эзләмә, янар чәчәк,
Тургайлардан биек күтәрелә, янар чәчәк,
Сайрый, җырлый, сөя, эзләнә, янар чәчәк.

Фәүзия җыры

Нинди матур озын юлга чыктык,
Янар чәчәк иде юл башы.
Чәчәк сулган, синең йөрәгеңә
Ниләр булган, яшьлек юлдашым?

Серле чәчәк

Исемеңне дә белмим,
Төсеңне дә белмим,
Хыялымда гына дәшәмен.
Кичен күзен йомып,
Иртән керфекләрен
Ача торган серле чәчәгем.

Татарстан (беренче вариант)

Яшьлекнең таңында мин күпме
Хыялый сарайлар кормадым!
Хыялны канатлы кош итте,
Туган җир, тик синең җырларың.