Яратып яшик (беренче вариант)

Яратып яшәсәң, гомер матур уза,
Сөенеп каршылый таңнарын.
Уфтанып яшәсәң, йөрәк генә туза,
Чәчләргә чал кертә зарлары.

Яратам (унынчы вариант)

Күп тапкыр әйттеләр: син көчле юлыңда булганда,
Күрсәтмә күз яшьне ватылган күңелең тулганда.
Киткәннәргә дәшмә, эзләмә үткән көн җылысын,
Син түгел, башкалар юлларда абынып егылсын.

Ялгыз картлык

Гомер үтә, шаулап гөрләп үтә,
Таралыша үскәч балалар.
Сиздермичә картлык килеп җитә,
Ялгыз кала ата-аналар.

Язмышны бәйләдек гөмергә

Очраттым да сине гашыйк булдым,
Гомерлек яр булдың үземә.
Сокланыплар һаман туя алмыйм,
Ай-кояштай нурлы йөзеңә.

Язмышларым микән, ялгышларым микән? (Туган як)

Язмышларым микән, ялгышларым микән?
Чит җирләрдә үзган гомерләр.
Яшьлегемнең таңын, сагынам мин тагын,
Бигърәк нечкә инде күңелләр.

Язмышлардан узмышлар

/»Язмышлардан узмыш бар…» спектакленнән/
Йөрәкләр кушылды, ә юллар аерылды —
Уртага ярылды тормышлар.
Яртышар-яртышар калдык без — нишләрбез
Язмыштан булмаса узмышлар?