Яратам (унынчы вариант)

Күп тапкыр әйттеләр: син көчле юлыңда булганда,
Күрсәтмә күз яшьне ватылган күңелең тулганда.
Киткәннәргә дәшмә, эзләмә үткән көн җылысын,
Син түгел, башкалар юлларда абынып егылсын.

Кычкырам җиһанга, йөрәктәге хисне таратам,
Ни булса да — бүген яратам, яратам, яратам.
Кычкырам күкләргә, йөрәктәге сүзне таратам,
Ни булса да — кичә яратам, яратам, яратам.

Әйттеләр: саташма, сине бит күптәннән саттылар,
Син генә белмисең: сиңа күпме пычрак аттылар.
Дошманыңны сөеп, кочаклашып җырлап йөргәндә,
Син яттың егылып юлларда, абынып үлгәндә.

Кычкырам җиһанга, йөрәктәге хисне таратам,
Ни булса да — бүген яратам, яратам, яратам.
Кычкырам күкләргә, йөрәктәге сүзне таратам,
Ни булса да — кичә яратам, яратам, яратам.

Дошманнар шатланды: юллардан аердык, диделәр,
Очмагыз бергәләп, канатны каердык, диделәр.
Ни булса да — бүген син, йолдызым, минем күгемдә,
Юлдашым, күз яшем, мин атлыйм ялгызым бүгенгә.

Кычкырам җиһанга, йөрәктәге хисне таратам,
Ни булса да — бүген яратам, яратам, яратам.
Кычкырам күкләргә, йөрәктәге сүзне таратам,
Ни булса да — кичә яратам, яратам, яратам.

Оставьте комментарий