Язмышны бәйләдек гөмергә

Очраттым да сине гашыйк булдым,
Гомерлек яр булдың үземә.
Сокланыплар һаман туя алмыйм,
Ай-кояштай нурлы йөзеңә.

Яшьлектә иң гүзәл таңнарда,
Язмышны бәйләдек гомергә.
Алтын балдак — вәгъдә билгесе,
Яшик шулай бергә мәңгегә

Мин бәхетле сине очратканга,
Ходаема мең-мең рәхмәтле.
Бары синең генә янәшәңдә,
Таптым мин бит олы бәхетне.

Яшьлектә иң гүзәл таңнарда,
Язмышны бәйләдек гомергә.
Алтын балдак — вәгъдә билгесе,
Яшик шулай бергә мәңгегә

Күңелемнең нурлы кояшы син,
Гомеремнең тугры юлдашы.
Саф мәхәббәт, тигезлектә булсын,
Бәхетләргә илткән юл башы.

Яшьлектә иң гүзәл таңнарда,
Язмышны бәйләдек гомергә.
Алтын балдак — вәгъдә билгесе,
Яшик шулай бергә мәңгегә

Оставьте комментарий