Кайда
Кайда гына йөрөсәм дә
Сине янымда тоям,
Сөюемнең учагына
Хис-тойголарым коям…
Син мәңгелек мөхәббәтем,
Минең гәзиз яргынам,
Янәшәмнән генә килгән
Иң якыным, бергенәм.
Кайда гына йөрөсәм дә
Сине янымда тоям,
Сөюемнең учагына
Хис-тойголарым коям…
Син мәңгелек мөхәббәтем,
Минең гәзиз яргынам,
Янәшәмнән генә килгән
Иң якыным, бергенәм.
Яратам мин зәңгәр күктә
Мең-мең йолдыз янганын,
Гашыйҡ җаннар ай нурында
Бәхеткә койынганын.