Агыла болыт

Агыла да болыт, ай, агыла,
Өйкем — өйкем булып кабарып.
Шул болытка текләп карый торгач,
Ни өчен соң әле капыл гына
Зиһеннәрем китте таралып?

Авыру сызмалар

Җиңәр, ахры, мине юләр үлем.
Мин суыктан, беттән, ачлыктан
Үләрмендер шулай, мич башында
Туңып үлгән төсле карчыклар.

Авыл эте

Саташып өреп куя ул,
Авылда этләр өрсә.
Оясыннан чыкмый ята,
Хуҗага кунак килсә.
Хуҗа кушмый тавышланмый —
Ялгыш өрсә, эш харап.
Ай тулган кышкы төннәрдә
Ул улый айга карап.

«Салават абый» диләр

Мин һаманда унсигездә кебек,
Бер нәрсә дә үзгәрмәде кебек:
Кояш бата — һаман әлекке,
Таңнар ата — һаман әлекке…