Яшьлек белән хушлашу

Чәчәкләрен коя алмагач…
Күздән, гүя, яшьләр түгелә,
Ак чәчәкләр җиргә сибелә.
Язмышлардан узмыш булмагач.
Чәчәкләрен коя алмагач.

Яшисе дә әле, яшисе!

Ах, диеп дусларга сөйләргә,
Кешеләр басмаган җирләргә,
Ашкына күңелем чишмәсе,
Яралап китмәде язмышлар,
Тимерләр бөгәрлек көчем бар,
Яшисе дә әле, яшисе!

Яшик җырлашып (Эчең тулы җыр)

Буран каплый юлларымны —
Ниләр көтә торгандыр.
Заман авыр дисез лә сез,
Сезгә ниләр булгандыр.