Үкенү (дүртенче вариант)

Бу дөньяда күпме үкендем мин,
Тәүбә кыла-кыла үкендем.
Баш китсә дә үкенмәстәй идем,
Үкенмәдек инде ул көнне.

Үткәннәргә үкенмик

Яшьлек гомер мизгеленең
Язгы ташкыны.
Аккан судай гомер үтә,
Кала юшкыны.
Тормышның һәр мизгеленең
Тәмен белешик.
Авырлыкларны җиңик без,
Уйнап көлешик.

Әбиеңнәр кыз чакта

Булган шундый заманалар,

Шундый чиста чак булган.
Егетләр батыр булган.
Кызлары тыйнак булган.
Бабаң чакырган чагында,
Әбиең килә алмаган,
«Мин сине хочу, җаным», дип,
SMS җибәрмәгән.

Әгәр яңадан тусам

Тусам әгәр бу дөньяга тагын бер кат,
Елап түгел туар идем, җырлый-җырлый.
Ялан тәпи кыяр урлап йөрер идем,
Әткәемнең әрләүләрен тыңлап тормый.

Әй, шәп тә заманалар!

Борынгыдан килгән гадәт,
Шулай иткән бабамнар,
Өйләнергә вакыт җиткәч,
Кыз урларга барганнар.
Барганнар да уеннардан
Матур кызлар алганнар.
Әгәр кызлар тыңламаса,
Зур капчыкка салганнар.