Карандашым-китабым

Бер дәрестәй узып китте
Унбер ел вакыт.
Коридорны тәнәфестә
Үткәндәй чабып.
Ашыкканбыз булып чыкты
Без бер дә юкка.
Төбәлеп карап торабыз
Чиксез офыкка

Син үзеңне бел, яме

Мин үземне камил димим,
Беркем фəрештə түгел.
Тотасың да бəрелəсең,
Уйлыйсың бугай жиңел.
Кайсыбыз икəн гөнаһсыз?
Түземлекнең чиге бар.
Көзгегə бер күз сал əле,
Синме əллә идеал?

Әгәр яңадан тусам

Тусам әгәр бу дөньяга тагын бер кат,
Елап түгел туар идем, җырлый-җырлый.
Ялан тәпи кыяр урлап йөрер идем,
Әткәемнең әрләүләрен тыңлап тормый.

Нәрсә җитми сиңа, күңел?

Нәрсә җитми сиңа, күңел, нәрсә кирәк?
Дөньяң тыныч, аяз күгең, тормышың мул.
Нигә сыкрый икән йөрәк, ник күздә яшь?
Булганына шөкер ит син, рәхмәтле бул.