Үпкәләмим язмышка

Чыдам, түзем көннәрем кебек.
Кар астында өмет, өмет умырзая,
Яши язлар килгәнен көтеп.

Үпкәләмим язмышкаем сиңа,
Булсын әрем, булсын чәчәге.
Язмышымның күрәчәге,
Бәхетле киләчәгең дип,
Гомеркәем миңа дәшәле.

Бер кояшлы, бер салкын көннәре,
Бармаклар да тигез түгелләр.
Кар әретә җылы, җылы йөрәгем,
Яшәү кадерләрен беләмен.

Үпкәләмим язмышкаем сиңа,
Миңа дигән генә гомер бар.
Гомеремнең аланнары,
Бакчаларда алмалары,
Алмалардай ал таңнары бар.

Кем гаепле кыенлыкларга,
Гаеплеме әзләү файдасы.
Әремле дә, чәчәкле дә дөнъя,
Үзең җайламасаң ул җайсыз.

Үпкәләмим язмышкаем сиңа,
Миңа дигән кояш баема.
Күке — сәгать тиз йөремә,
Умырзаялы язларым,
Ерак, ераклардан күренә.

Оставьте комментарий