Әй, шәп тә заманалар!

Борынгыдан килгән гадәт,

Шулай иткән бабамнар,
Өйләнергә вакыт җиткәч,
Кыз урларга барганнар.
Барганнар да уеннардан
Матур кызлар алганнар.
Әгәр кызлар тыңламаса,
Зур капчыкка салганнар.

Менә без дә буйга үстек,
Өйләнер яшькә җиттек.
Матур булсын кәләшләр, дип,
Күрше авылга киттек.
Күсәк тоткан егетләр
Безне каршы алдылар,
Ике сүз дә сөйләшмичә,
Сыртыбызга салдылар.

Авылга кайтып җиткәнбез
Алынган тизләнештән.
Баш исән, кызлар бетмәс, дип
Көлештек сөенечтән.
Җырлар җырлап менеп киттек,
Уен бара клубта.
Кирәкми күрше кызлары,
Үзебездә до чурта.

Әй, шәп тә заманалар,
Ник юкка зарланалар?
Өйләнәм! — дип бер кычкырсам,
Кызлар тезелеп басалар!

Оставьте комментарий