Туган тел турыңда
Туган телдә һәрбер хисне
Җөмләгә төреп була.
Әйтергә теләгәнеңне
Әйтеп бетереп була.
Туган телдә һәрбер хисне
Җөмләгә төреп була.
Әйтергә теләгәнеңне
Әйтеп бетереп була.
Сезне уйлап юанам мин, юанам.
Сезне уйлап куанам мин, куанам.
Төшләремдә сезне күрсәм
Шатлык белән уянам.
Әллә инде юри шаярасың,
Әллә инде миннән көләсең:
Күзләремне йомсам-күз алдымда
Болын буйлап җырлап киләсең.
Бу дөньяда төрле хәл бар
Ярату бар, оныту бар.
Сиңа киләм, тәрәзәңдә,
Тәрәзәңдә утың бар.
Көннәрнең, айларның, елларның
Исәбен хәтердән чыгардым.
Мин сиңа шулкадәр ашыктым!
Мин сиңа шулкадәр соңардым…
Соңгы кар ява, тоткарлап язны,
Бары беразга, бары беразга.
Без аерым-аерым керербезмени
Инде бу язга, чәчәкле язга?
Икәү бергә йөргән сукмакларда
Яфрак күмде безнең эзләрне.
Яфракларның төсе үзгәрмәде,
Яфракларның төсе үзгәрмәде,
Синнән башка көзләр үзгәрде.
Күптән инде, үксеп елаган юк,
Күптән инде, шашып көлгән юк.
Нәрсә булды, миңа, нәрсә булды,
Нәрсә булды, шуны, белгән юк.
Бу дөньяда күпме үкендем мин,
Тәүбә кыла-кыла үкендем.
Баш китсә дә үкенмәстәй идем,
Үкенмәдек инде ул көнне.