Үтәсең дә гомер

Үтәсең дә, гомер, үтәсең.
Үтүенә үкенмәс тә идем,
Яшьлегемде алып китәсең.

Сабыйларны абый итәсең дә,
Гүзәлләрне әби итәсең.
Санламыйсың безнең теләкләрне,
Үтәсең дә, гомер, үтәсең.

Гамьсезләргә сабак бирәсе бар,
Хыялларны чынлап итәсем.
Яллар итеп алсаң ни була соң,
Үтәсең дә, гомер, үтәсең.

Оставьте комментарий