Яшик бу дөньяны яратып

Гомерләр бирелгән бер генә, 
Син аның кадерен бел генә. 
Шатлыклары килсәләр (булсалар) сирәк (әзрәк, азрак)
Димәк дөрес яшәргә кирәк. 

Яшлеккә кайтам әле

Кыңгыраулы атлар җигеп
Үттек яшьлек елларын.
Сөелдек тә, сөйдек тә без
Безнең заман кызларын.

Хәтерлисеңме?

Хәтерлисеңме син, әле кичә генә,
Уяндык без кышкы йокыдан.
Ялганнар юрганын ачып аттык та без,
Атладык таныш түгел юлдан.
Бик күбәү идек без, күкрәген кагучы
Батырлар нәселле куркаклар.
Күбебез туктады, кемнәрдер сайлады
Акчалы һәм тыныч сукмаклар.

Чәчәк салдым, әнкәй, кабереңә

Сиңа киләм канатларым сынса,
Өмет утым сүнсә учакта.
Чал башымны тезләреңә куеп (салып)
Әй, җылыйсы килә шул чакта.