Эх, кычкырып бер еларга иде
Әнкәемнең ятып кулына.
Ул йөрәге белән аңлар иде
Нинди уйлар төшкән улына.
Елап булмый, юшкыннардан күңел,
Елга ташы сымак катканга.
Җыена алмый озын уйларымны,
Уяу ятам таңнар атканда.
Әнкәем, син, минем бердән-берем
Алтыннардан алтын әнкәем.
Нигә шулай хисле йөрәк бирдең
Моң — сагышларымнан чәчимен?