Кадерле әнкәемә
Безгә гомер биргән әүлия син,
Җир йөзендә балкып яшисең.
Бәгеркәем балаларың өчен
Иң-иң гүзәл газиз кешесең.
Безгә гомер биргән әүлия син,
Җир йөзендә балкып яшисең.
Бәгеркәем балаларың өчен
Иң-иң гүзәл газиз кешесең.
Күңелемә дәва кебек була
Көндә сине искә алуым,
Нишләр идем әгәр бу дөнъяда
Син булмасаң, туган авылым?!
Сөйгәненә яшь егет
Алтын балдак кидерә.
Сөю тулы карашы
Көйдерә шул, көйдерә.
Кыңгыраулы атлар җигеп
Үттек яшьлек елларын.
Сөелдек тә, сөйдек тә без
Безнең заман кызларын.
Эх, бер генә кайтып әйләнсәңче,
Ана, ата булган чакларга.
Үбеп, сөеп иркәләнер идем
Икесенең дә җылы кочагында.
Таң алдында гармун моңы…
Хыялый итәр кебек.
Үтеп барган яшьлегемә
Кабаттан илтәр кебек.