Чит җимеш

Кеше бакчасы матур дип,
Үз бакчаңа таш атма.
Якыннарың арасында
Ышанычны югалтма.

Чит бакчаның чит җимеше
Татлы түгел, ачы ул.
Йөрәгең үзе сайлаган
Яр белән бәхетле бул!

Кеше бакчасына кереп,
Чит җимешкә кагылма.
Ятлар тормышына кереп,
Сагыш булып ягылма.

Чит бакчаның чит җимеше
Татлы түгел, ачы ул.
Йөрәгең үзе сайлаган
Яр белән бәхетле бул!

Шуны бел тик: җиде ятлар
Ул бит синеке түгел.
Кайгы-хәсрәткә салыр да,
Ут итәр җаныңны, бел.

Чит бакчаның чит җимеше
Татлы түгел, ачы ул.
Йөрәгең үзе сайлаган
Яр белән бәхетле бул!

Оставьте комментарий