Чәчәк салдым, әнкәй, кабереңә

Сиңа киләм канатларым сынса,
Өмет утым сүнсә учакта.
Чал башымны тезләреңә куеп (салып)
Әй, җылыйсы килә шул чакта.

Чәчәк салдым, әнкәй, кабереңә,
Йоклый идең, ахры, тоймадың.
Баш очымда басып тордың озак,
Сулыш алырга да кыймадың,
Уянырсың диеп уйладың.

Бит очыма әллә яңгыр тамды,
Яшь атылды әллә күземнән?
Туфрагыңа кулым кагылсам да,
Сыйпап торам кебек йөзеңнән.

Чәчәк салдым, әнкәй, кабереңә,
Йоклый идең, ахры, тоймадың.
Баш очымда басып тордың озак,
Сулыш алырга да кыймадың,
Уянырсың диеп уйладың.

Син дә озак, минем белән уртак,
Әнкәй белән серләшәм кебек.
Инде хәзер калган язмышымда
Ялганлыклар һич булмас кебек.

Чәчәк салдым, әнкәй, кабереңә,
Йоклый идең, ахры, тоймадың.
Баш очымда басып тордың озак,
Сулыш алырга да кыймадың,
Уянырсың диеп уйладың.

Оставьте комментарий