Хәлең ничек дип сорама

Таш утыра йөрәгмдә
Син кабызган ярада.
Кояш нуры сүнгән кебек
Хәзер безнең арада.

Хәлең ничек диеп сорыйсың,
Белмәгәндәй минем хәлемне.
Син сорама, мин әйтә алмим,
Ни өчен көйгәнемне.

Син сорамас идең миннән
Белсәң әгәр хәлемне.
Йөрәк яна ямь таба алмим
Югалткач сөйгәнемне.

Хәлең ничек диеп сорыйсың,
Белмәгәндәй минем хәлемне.
Син сорама, мин әйтә алмим,
Ни өчен көйгәнемне.

Давылдан соң диңгез тыныр,
Сүнәр йөрәк ялкыны.
Теләсәң дә инде чыкмам
Яннарыңа ашкынып.

Хәлең ничек диеп сорыйсың,
Белмәгәндәй минем хәлемне.
Син сорама, мин әйтә алмим,
Ни өчен көйгәнемне.

Оставьте комментарий