Эх, бу дөнъя

Ач күзеңне дөнья бу,
Синең белән миңа ул.
Рәхәтләнеп яши белсәң,
Искитмәле дөнья ул.

Бөгелдереп, сыгылдырып,
Сындырып та сынар ул!
«Аһ» дигәнче узар ул! —
Кадерле дә шуңа ул!
«Аһ» дигәнче узар ул!

Ач күзеңне — дөнья бу!
Күчә кулдан-кулга ул!
Синнән-миннән калыр өчен
Яратылган дөнья ул!

Бөгелдереп, сыгылдырып,
Сындырып та сынар ул!
«Аһ» дигәнче узар ул! —
Кадерле дә шуңа ул!
«Аһ» дигәнче узар ул!

Ач күзеңне — дөнья бу!
Елатып та сынар ул.
Байлыгыңны пыран-заран
Бөлдереп тә сынар ул!

Бөгелдереп, сыгылдырып,
Сындырып та сынар ул!
«Аһ» дигәнче узар ул! —
Кадерле дә шуңа ул!
«Аһ» дигәнче узар ул!

2.03.1994

Оставьте комментарий