Әткәй — әнкәйләрне онытмик
Әткәй — әнкәйләрне сайламыйлар,
Безгә гомерләр биргәннәр алар.
Нинди генә хәлдә булсалар да,
Дөнъяда бер булып калалар.
Әткәй — әнкәйләрне сайламыйлар,
Безгә гомерләр биргәннәр алар.
Нинди генә хәлдә булсалар да,
Дөнъяда бер булып калалар.
Кайда гына булсам да мин
Йөрәк сезне сагына.
Әткәй — әнкәй ничек микән?
Сорау сеңгән җаныма.
Әти, бәгърем, бик еш искә төшә
Яннарыңда үскән чакларым.
Ул елларны күң(е)лем бик кадерләп,
Бәйрәм кебек күреп саклады.
Килгән чакта газиз бу дөньяга
Пар канатлар миңа бирелгән.
Тик әтием безне ташлап киткәч,
Сыңар канаткаем бөгелгән.
Минем әткәй көн дә эшкә китә,
Арып кайта аннан кичләрен.
Елмаюы итеп алып кайта
Шәфәкъләрнең алсу төсләрен.
Әтинең туган көненә
Ел да саен кайтабыз.
Төрлебез төрле ягыннан,
Әтием, дип әйтәбез.
Борын-борын заманда,
Әнием яшь булганда,
Әтиемнен күзе төшеп,
Икәү тормыш корганда,
Әти батыр булган ди,
Әни матур булган ди,
Мин тугачтын өй әчләре
Шатлык белән тулган ди.
Бүген синең иң матур көн —
Тугансың зур дөньяга.
Каршы алган язгы кояш,
Шаян моңга тулган да.
Төшләремдә күрәм әтиемне,
Җырлый-җырлый атын җиккәнен,
Җылы караш ташлап әниемә,
Зур капкадан чыгып киткәнен.
Бик яратам идем әткәй белән
Атлар сугарырга иделдә.
Бәхет тауларының түбәненә
Менгән төсле идем шул мәлдә.