Әткәй — әнкәйләрне онытмик

Әткәй — әнкәйләрне сайламыйлар,
Безгә гомерләр биргәннәр алар.
Нинди генә хәлдә булсалар да,
Дөнъяда бер булып калалар.

Кайтикче без әле туган йортка,
Әткәй — әнкәй исән чагында.
Дөнъялыкка мәңге килмәгәннәр,
Назланыйк без кочакларында.

Тормыш мәшәкәте басканда да,
Онытмик без алар барлыгын.
Бергенә кич, утырып сөйләшсәк,
Басар йөрәкләре зарлыгын.

Кайтикче без әле туган йортка,
Әткәй — әнкәй исән чагында.
Дөнъялыкка мәңге килмәгәннәр,
Назланыйк без кочакларында.

Капка ачык, өйдә җылы булса,
Безгә иде тагы ни кирәк.
Куй эшеңне читкә, җыен юлга,
Көтәләр бит, безне, бигерәк.

Кайтикче без әле туган йортка,
Әткәй — әнкәй исән чагында.
Дөнъялыкка мәңге килмәгәннәр,
Назланыйк без кочакларында.

Оставьте комментарий