Әтинең туган көне

Әтинең туган көненә
Ел да саен кайтабыз.
Төрлебез төрле ягыннан,
Әтием, дип әйтәбез.

Оныкларың, йөгреп килеп,
Сине чорнап алалар.
Әни белән синең өчен
Без һаман да балалар.

Һәрбер балаң алып кайткан
Күчтәнәчләр, бүләкләр.
Ләйсән яңгыр булып ява
Сиңа безнең теләкләр.

Оныкларың, йөгреп килеп,
Сине чорнап алалар.
Әни белән синең өчен
Без һаман да балалар.

Маңгаенда тирән сырлар
Безне уйлап сызылган.
Әти белән күрешәбез,
Куллар кулга сузылган.

Оныкларың, йөгреп килеп,
Сине чорнап алалар.
Әни белән синең өчен
Без һаман да балалар.

Оставьте комментарий