Кайда гына булсам да мин
Йөрәк сезне сагына.
Әткәй — әнкәй ничек микән?
Сорау сеңгән җаныма.
Әткәй — әнкәй һәрчак безне
“Бала”, дип көтеп ала,
Әткәй — әнкәй рәхмәт сезгә,
Әлдә сез бар дөньяда.
Әткәй — әнкәй рәхмәт сезгә,
Сулыш безгә өргәнгә.
Бар яулаган үрләрне мин,
Багышлыйм сезгә генә.
Әткәй — әнкәй һәрчак безне
“Бала”, дип көтеп ала,
Әткәй — әнкәй рәхмәт сезгә,
Әлдә сез бар дөньяда.
Әткәй — әнкәй зинһар яшә!
Ташлап китмәгез безне,
Сезнең белән генә янә,
Кичеп була диңгезне.
Әткәй — әнкәй һәрчак безне
“Бала”, дип көтеп ала,
Әткәй — әнкәй рәхмәт сезгә,
Әлдә сез бар дөньяда.
Әнкәемнең карашлары
Җылыта бураннарда.
Әнкәйнең җылы сүзләре,
Дәва һәрбер ярага.