Әти хатлары
Сугыш бетеп, илгә җиңү килде,
Күп әтиләр кире кайтмады.
Сондык төпләрендә саргайдылар
Окоплардан язган хатлары.
Сугыш бетеп, илгә җиңү килде,
Күп әтиләр кире кайтмады.
Сондык төпләрендә саргайдылар
Окоплардан язган хатлары.
Бер ялгызы бала үстерүе
Җиңел булмаган шул, булмаган.
Ничек кенә түзгән әнием, диеп
Мин әле дә, әле дә уйланам.
Кошлар кебек оясына
Кайтык без әткей йортына
Җылы әнкей карашына
Авылдашлар арасына
Әткәйле йорт — атлы йорт,
Төзек ипле, маллы йорт.
Әткәйле йорт — кунакчыл йорт,
Бишекле йорт, баллы йорт.
Әткәйле йорт — җылы йорт,
Учагыңда сүнмәс ут.
Арбалы йорт, чалгылы йорт,
Бу йорттан һич китмәс кот.
Бал кортлары геүләп куанадыр
Чук юкәләр чәчәк атканда,
Мин шатланам туганнарым (абый-энем) белән
Әткәй нигезенә кайтканда!
Әткәй киткәч, ятим булып калдык,
Моң югалды, сүнде инде жыр,
Әнкәй безне юатырга теләп,
Әйтер иде: «Бер көн ул кайтыр.»
Яшәүләр җиңел булмаган,
Зарланмаган, беләбез.
Әткәй тауда печән чаба.
Булышырга менәбез.
Әткәй гомер буе күк ат җикте,
Канатында нурлар уйнады,
Үз йөрәккәйләрен жәлләмичә
Бала бәхетләрен уйлады.
Әткәй киңәшләре кирәк
Үсеп буйга җиткәндә.
Әнкәй догалары кирәк
Еракларга киткәндә.
Рәхмәтләрне сезгә әйтер өчен
Бармы икән сүзләр дөньяда?
Бәхет ташый безнең күңелләрдән
Әткәй-әнкәй имин булганда.