Әтиемә (өченче вариант)

Яннарыңда үскән чакларым.
Ул елларны күң(е)лем бик кадерләп,
Бәйрәм кебек күреп саклады.

Кадерле син минем өчен, әти,
Иң якын кеше син җаныма.
Нәни чактагыдай куеныңда
Сөярсеңме, кайтсам яныңа?

Горурланам, әтием, синең белән,
Рәхмәтлемен бар(ы)сы өчен дә.
Озак яшә, сәламәт бул берүк,
Күз тимәсен яшьлек кичеңә!

Кадерле син минем өчен, әти,
Иң якын кеше син җаныма.
Нәни чактагыдай куеныңда
Сөярсеңме, кайтсам яныңа?

Бик еш искә алам әти сөеп,
Иркәләгән кызчык — үземне…
Тиңлим чиксез тирән диңгезләргә
Мең кадерле көләч йөзеңне?!

Кадерле син минем өчен, әти,
Иң якын кеше син җаныма.
Нәни чактагыдай куеныңда
Сөярсеңме, кайтсам яныңа?

Оставьте комментарий