Ана күзләре

Балалар бәхете өчен борчылып,
Азмы сызлана ана йөрәге;
Күпме нур сипми ана йөзләре,
Күпме яшь түкми ана күзләре.
Шулай булса да якты, сөйкемле
Ана йөзләре, ана күзләре!

Ана сагышы (икенче вариант)

Туган илнең сугыш кырларында
Башын салды күпме солдатлар.
Шул рәхимсез яулар ачысында
Балаларын җуйды аналар.

Ана сагышы (өченче вариант)

Киткән чакта кайтыр юлларыңны
Көпчәкләрга урый киткәнсең,
Күкрәгемә кысып, чәчләреңнән
Бер сыйпаудан мәхрүм иткәнсең.