Туган як җилләре

Әй сулар, урманнарым,
Юллар төшкәч кайттым, авылкаем.
Күрешергә, хәл белергә изге җирне,
Сагынып көтәм әнкәмдәй,
Каршы ала назлы җилдәй.
Кош моңына, кошлар яңгрый моңлы җырын.
Исәнмесез, әй җилләр.

Туган якка кайтам (беренче вариант)

Туган якка кайтам
Ямьле җәйләр җиткәч,
Сандугачлар сайрап каршылый.
Каеннарга әйтәм
Кайнар сәламемне
Яннарыннан үтеп барышлый.

Туган якка кайтам!

Чит-ят җирләр тәмам ялыктырды.
Төшкә керә газиз туган як.
Без гомергә монда килмешәкләр —
Шәһәр җире безгә чит һәм ят.

Туган якны сагынам

Туган ягым сине сагынган да,
Җыр җырлыймын искә төшкәндә.
Ак каеннар кебек моңсулансам,
Ялгыз башым ерак җирләрдә.

Туган ягыма җыр (икенче вариант)

Ни исертә мине,
Әсир итә, —
Әллә чәчәк исе, әллә әрем?
Яшәгәнгә бу төбәктән читтә,
Аңлашылыр минем хәлләрем…

Туган як (беренче вариант)

Кешене иленнән, йортыннан аерып,
Йөрткән күп юллар бар, җилләр бар.
Хәтердән җуелып, йөрәктән уелып.
Онытылып калган күп җирләр бар.
Ә сине, ә сине, ә сине, туган як,
Бар микән сагынмый торган чак?!